57

Загадки на татарском языкe

31 мая 2023

Загадки на татарском языкe

категория: другой



53

*Акыллыга да әйттем − Уйлады да белде; Акылсызга да әйттем − Тыңлады да көлде. (Табышмак)*Югалткан әйберең түгел, − Эзләмичә тапмыйсың. (Табышмак)*Әйткәч, беләсегез килә, Белгәч, көләсегез килә. (Табышмак)*Утыз тештән чыккан − утыз адәмгә җәелә. (Мәкаль)*Моны миңа сөйләде Алдар, Әгәр сиңа очраса, Ул сине дә алдар; Болар барсы да ялган, Ялган булса да, Ак кәгазьгә язылган. (Әкият)*Үлчәүләрдә үлчәнми, Базарларда сатылмый. (Акыл)*Аршынлы түгел, потлы түгел, Һәркемдә бар. (Акыл)*Бер байлык бар − янмый, Карак та урлый алмый, Төшеп тә югалмый. (Белем)*Акыллы чәчә барыр, Акылсыз җыя барыр. (Белем)*Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк Нәрсә бар дөньяда? (Тел)*Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың. (Мәктәп)*Агач түгел − яфраклы, Тун түгел − тегелгән. (Китап)*Кабат-кабат катлама, Акылың булса ташлама. (Китап)

Знаете ответ?


Есть интересный вопрос? Задайте его нашему сообществу, у нас наверняка найдется ответ!
Делитесь опытом и знаниями, зарабатывайте награды и репутацию, заводите новых интересных друзей!
Задавайте интересные вопросы, давайте качественные ответы и зарабатывайте деньги. Подробнее...