Әнкәй теткән йондайКарлар коела күктән. Күзләремне йомам, Күрмәмме дип, Кабат шул ук төшне… Роберт ӘхмәтҗановӘнкәй, әни, нәнә, инәй… Сиңа балаларың нинди генә исемнәр беләнэндәшмәсен, эчтәлегең бер үк кала бирә. Син — Ана! Күкрәк сөтен имезепүстергән, төннәрен, безнең өчен борчылып, бер генә мизгелгә дә керфеккакмаган Ана. Менә син, тәмле ризыклар пешереп, татлы чәйләр ясагач, безне өстәлянына дәшәсең. Үзең күп вакыт утырмыйсың да. Күзеңдә — сөенеч чаткылары. Яратып, тәмләп ашавыбызны күреп, балаларча беркатлылык беләншатланасың. Гел эшләп юрырга гына күнеккән кулларыңны, кая куяргабелмичә, әле алъяпкыч итәгенә, әле бер-берсенә яшерәсең. Кышкы чишмәләрнең салкын суында керләр чайкаган куллар ул. Идән юган, сәдәф таккан, шәл, оек бәйләгән куллар… Кичләрен, кечкенә пыялалы күзлегеңне борын очына элеп аласың дагазета караштырасың. Шуннан бер-бер яхшы сүз, гыйбрәтле вакыйга тапсаң, безгә дә укып калырга ашыгасың. Андагы юлларда көлке сүзләр язылганда, иреннәреңнең җәелеп киткәнен күрәм мин. Син кычкырып көлә дә белмисеңдершикелле. Юк, беләсең. Әдәпсез булып күренәсең, безне эшебездән бүләсеңкилми. Менә син, вак-вак атлап, түр якка узасың. Мин, үзеңнән яшереп кенә,һәр хәрәкәтеңне, һәр ымыңны күзәтәм. Ачык ишек аркылы тәрәз төбендәгегөлләр янына килгәнеңне күрәм. Кибә башлаган яфракларны кайчы белән саккына кисеп аласың. Төпләрен тотып-тотып карыйсың да баш чайкап куйгандайитәсең. Туфраклары катыбрак киткән, тамырлары кысылгандыр, дипборчыласыңмы син? Җылы өйдә сусын аладыр дисеңме? Кайбер гөлләртурысында озаграк тукталып торасың. Ал чәчәкле тамчы гөле — синеңяшьлегең хатирәсеме? Аны нигә башкаларыннан ныграк яратасың син, әни? Яран гөле дә, рауза гөле дә бик якындыр, ахрысы… Яфрак-парын иркәләп, җылы сулышыңны өреп куймас идең. И әни… Без дә — үзең кебек. Ни дәрәҗәдә яратуыбызны сүзләр беләнәйтә дә алмыйбыз. Тәнең, җаның өшегәндә, һәрвакыт яныңда да булмыйбыз.Әмма күңелдән нурлы йөзеңнең сурәте җуелмый. Арган кулларыңа хәл кертәсе, агара башлаган чәчләреңнән сыйпыйсы, безне яраткан күзләреңнән үбәсе иде. Син тәрбиләгән тыйнаклык кына әнәшул теләкләрне тыеп тора, әмма, ничек булса да, йөрәктән ташыган сөюхисен сиздерәсе килә.